Уфада «Ватанны саклаучылар Кубогы»нда Татарстаннан махсус операция ветераннары катнашачак
21-22 ноябрь көннәрендә Уфада «Ватанны саклаучылар Кубогы» төбәкара комплекслы физкультура чарасы узачак.
Ярышлар «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында уза. Ярышлар Рима Баталова исемендәге Башкортстан Республикасы Спорт әзерлеге үзәгендә үтәчәк.
Комплекслы чараны ачу тантанасы 21 ноябрьдә 10.00 сәгатькә билгеләнгән. Ачылу тантанасыннан соң Россия Паралимпия комитеты Паралимпия дәресе үткәрәчәк. Анда махсус хәрби операция ветераннарын паралимпия спорты, аның тарихы һәм үсеше белән таныштырачаклар.
«Ватанны саклаучылар Кубогы» ярышлары 21 һәм 22 ноябрьдә уза. Анда Россиянең 20 субъектыннан командалар катнашачак.
Алар арасында Татарстаннан да ветераннар булачак. Аерым алганда, ату дисциплинасында махсус хәрби операция ветераннары — Батырлык ордены белән бүләкләнгән Сергей Веселов һәм Жуков медаленә лаек булган Дмитрий Голубцов чыгыш ясаячак. Пуля белән ату ярышларында Татарстан ветераннары Евгений Кузьников, Марсель Гыйниятуллин, Дмитрий Талапин һәм Ранис Нуриев катнашачак.
Җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы 22 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә узачак. Чараны ябу тантанасы «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында үтәчәк. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.