Дәүләт Думасында җәмәгать урыннарында ана һәм бала бүлмәләре булдырырга тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасы депутатлары Яна Лантратова һәм Нина Останина җәмәгать урыннарында ана һәм бала бүлмәләре булдыру һәм аларга бердәм санитар таләпләр кабул итү тәкъдиме белән чыккан. Бу тәкъдим белән алар Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Поповага мөрәҗәгать иткән. Бу — тиешле документлардан күренә, дип яза РИА Новости.
«Бәян ителгәннәр нигезендә сездән, хөрмәтле Анна Юрьевна, җәмәгать урыннарында ана һәм бала бүлмәләре булдыру мөмкинлеген карауны, шулай ук ана һәм бала бүлмәләре өчен бердәм санитар-эпидемиологик таләпләр булдыру һәм бу мәсьәлә буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте позициясен тәкъдим итүне сорыйбыз», — диелә хатта.
Мондый бүлмәләрдә күкрәк баласын имезгәндә, утыру өчен урындык, кулер, 6 айдан зуррак балаларны ашатканда утырту өчен урындык, шешәләрне җылыткыч, биләү өстәле, раковина, бер тапкыр кулланыла торган биләүләр запасы һәм сабыйларны юындыру өчен чаралар урнаштырырга тәкъдим ителә. Мондый биналарны парклар, сәүдә үзәкләре, гомуми туклану урыннары, колледж һәм югары уку йортларында мәҗбүри булдыру тәкъдим ителә.
«Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә ана һәм бала бүлмәләре кытлыгы килеп чыкты. Нәтиҗәдә, яңа туган һәм кечкенә балалы гаиләләр төрле җәмәгать урыннарына баруда кыенлыклар кичерә», — дип аңлата мөрәҗәгать авторлары.