Эшсезлек пособиесен индексацияләүне мәшгульлек турында законга беркетергә тәкъдим ителде
«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы законның яңа версиясен Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул итте.
Түбән палата сайтында хәбәр ителгәнчә, икенче укылышка хупланган төзәтмәләр арасында минималь хезмәт хакына тигезләштерелгән эшсезлек буенча минималь һәм максималь пособиенең хәзерге күләмен теркәү, шулай ук аның еллык индексациясе турында тәкъдим бар.
Шулай ук яңа документта дәүләт сәясәтенең халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге максатын һәм бу өлкәдәге мөнәсәбәтләрне хокукый көйләү принципларын билгеләргә тәкъдим ителде.
Моннан тыш, фикер алышу нәтиҗәләре буенча, квоталар субъектлар тарафыннан Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдим итәргә тиешле бердәм киңәшләрне исәпкә алып билгеләнәчәк дигән карар кабул ителде.
Моннан тыш, парламентарийлар гражданнарның мәшгульлек дәүләт хезмәтләре алуга мөмкинлекләрен шактый киңәйтергә тәкъдим итте. Аерым алганда, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларының эшкә урнашуга өстенлекле хокукын, шулай ук инвалидлар, пенсия алды яшендәге гражданнар һәм ятим балаларның мәшгульлек гарантияләрен ныгытырга диелгән.