Кабулда Әфганстан хөкүмәт делегациясенең Казанга булачак визиты турында фикер алыштылар
Әфганстанның Россия эшлекле үзәгендә Татарстан делегациясе Әфганстанның икътисади мәсьәләләр буенча вице-премьеры өлкән киңәшчесе Абдул Гани Бәрадар белән очрашты.
Яклар Әфганстан белән Татарстан арасында мөмкин булган сәүдә-икътисади хезмәттәшлек, шулай ук Әфганстан хөкүмәт делегациясенең Казанга көтелгән эш сәфәре турында фикер алышты.
«Хәзер Татарстан Республикасы Россия һәм Әфганстан арасында икътисади һәм сәяси күпер булып тора. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ислам илләре белән эшләү тәҗрибәсе зур. Россия белән Әфганстан арасындагы икътисади мөнәсәбәтләрдә күпьеллык тоткарлык тиздән үткәндә калыр дип ышанам», – дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Әфганстанның Россия эшлекле үзәге җитәкчесе, вәкиллеге Кабулда булган Россия мөселманнарының Казан Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.