Томск шәһәре Татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгына багышланган чара оештырыла
Томск шәһәренең өлкә драма театрында 2 декабрьдә 14.00 сәгатьтә «Мирасны саклап 30 ел» бәйрәм концерты узачак. Чара шәһәрнең Татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгына багышлана. Бу хакта Томск «Татар мәдәнияте үзәге» өлкә дәүләт автономияле мәдәни учреждениесе «ВКонтакте» социаль челтәре сәхифәсендә хәбәр итә.
Тантаналы концерт кысаларында театр фойесында ретроспектив фотокүргәзмә урнашачак. Күргәзмәдәге фотокадрларда учреждение тормышыннан иң башлангычлардан алып бүгенге көнгә кадәр мизгелләр урын алачак, диелә хәбәрдә.
Керү ирекле.