«Безнең ишегалды» программасы буенча мөрәҗәгатьләренең өчтән бере юл сыйфатына кагыла
«Безнең ишегалды» программасы буенча татарстанлыларның гомуми мөрәҗәгатьләренең 30 проценты юл эшләренең сыйфатына кагылган. Бу хакта «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Еш бирелгән сораулар арасында — параллель рәвештә алып барылган эшләрнең графиклары бозылу, юл япмасының начар сыйфаты, планлаштырганда авышлыкларны исәпкә алмау, шуның аркасында суның ишегалды территориясендә җыелуы һәм халык хәрәкәтенә комачау итүе.
«Мөрәҗәгатьләрнең зур күләме урындагы эшләрне оештыру белән бәйле, — дип дәвам итә Зиннәтуллина. — Бу категориягә ремонт эшләре вакытында керү урыннарын куркынычсыз юл белән тәэмин итү, төзелеш чүп-чарлары, иртәнге сәгатьләрдә тавышлы эшләрне башлау һәм эшнең озакка сузылуы турында шелтәләр керә».
Аның сүзләренчә, барлык ачыкланган кимчелекләр инде төзәтелгән.