Песков Көнбатыш илләре Россиягә басым ясау вариантларын эзләүне дәвам итәчәк дип саный
Көнбатыш илләре Россиягә басым ясауның төрле вариантларын эзләүне дәвам итәчәк. Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шундый фикер белдерде, дип яза ТАСС мәгълүмат агентлыгы.
Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе (ВГТРК) журналисты Павел Зарубинның сорауларына җавап биреп, Кремль вәкиле Көнбатыш илләренең «күп нәрсәгә сәләтле» булуын билгеләп үтә: «Алар циник халык, бернәрсәдән дә тартынмыйлар, шуңа күрә, әлбәттә, безгә максималь тупланганлыкны сакларга кирәк».
«Безнең илгә басым ясауның төрле вариантларын эзләү дәвам итәчәк — бу ачык, бу факт», — ди Песков. Кадрлар журналистның Telegram-каналында урнаштырылган.