Беренче каналда милли татар туен күрсәтәчәкләр
Беренче каналның яңа «Туй үткәрәбез» («Играем свадьбу») программасында бер чыгарылыш Казанда узган традицион татар туена багышлана. Сюжет якшәмбе, 19 ноябрьдә, 10.15 сәгатьтә күрсәтеләчәк.
«Казанда яшәүче Сәйдә һәм Фәрит ата-бабаларының гореф-гадәтләрен белә һәм хөрмәт итә. Бу — сүздә генә түгел, чөнки Сәйдә татар халык ансамбле составында чыгыш ясый. Яшьләр Татарстанның туй йолалары буенча өйләнешергә карар иткән, һәм хәзер тапшыруны алып баручылар алар белән бергә традицион мәдәниятне тирәнрәк өйрәнү белән шөгыльләнә», – диелә Беренче канал сайтында тапшыру анонсында.