Актаныш районында махсус операциядән кайткан хәрби улының сыйныфташлары белән очрашты
Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылы укучылары сыйныфташларының махсус хәрби операциядән кайткан әтисе белән очрашкан. Радмир Бәйрәмов Иске Байсар мәктәбенең 3нче сыйныфында укый һәм әтисе Ирекнең махсус операция зонасыннан ялга кайтуын һәрвакыт түземсезлек белән көтеп ала.
Күптән түгел генә хәрби хезмәткәр туган авылына кыска вакытлы ялга кайткан. Бу очрактан файдаланып, укучылар аның белән мәктәптә очрашу оештырган. Әңгәмә барышында хәрби яшь авылдашларын яхшы укырга, өлкәннәрнең сүзләрен тыңларга, физик һәм рухи яктан нык булыр өчен спорт белән шөгыльләнергә чакырган.
Укучылар җыр һәм биюләр белән чыгыш ясаган, Ирек Бәйрәмов өчен чын концерт әзерләгәннәр. Һәр номер Ватаныбыз һәм бүген аны яклаучылар өчен горурлык белән сугарылган.
Фото: © Ләйсән Газизова
Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән узган елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.
- Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.