Маштакова: Югары хезмәт хаклары базарның җимерелүенә китерәчәк
Нигезсез югары хезмәт хакларын саклап калу ахыр чиктә базарның җимерелүенә китерәчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча иҗтимагый совет әгъзасы Галина Маштакова «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука» программасында әйтте.
Шуңа бәйле рәвештә, белгеч 2008 елгы финанс кризисы тәҗрибәсен искә төшерде. Мондый сценарий кабатланган очракта, аның фикеренчә, җитәрлек дәрәҗәдә компетенцияләре булмаган ялган белгечләр «ватык тагарак янында» калачак.
«Хәзер дә шулай булырга мөмкин. Без хезмәт хаклары базары дәрәҗәсен арттырабыз, хезмәткәрләр күбрәк ала башлаячак, әмма бу предприятиеләрнең финанс запасын бетерә. Җитәкчелек модернизациягә, җиһазларны алыштыруга, технологиягә акча кертмәячәк», - диде ул.
«Иртәме-соңмы <…> финанс запасы бетә, һәм предприятиеләр банкротлыкка чыгачак. Мин мондый нәтиҗә булмас дип өметләнәм, чөнки без сабак алдык инде. <…> Әлегә без җитештерүчәнлекне үстерәбез, безгә барлык вакантлы урыннарны тутырырга һәм планлаштырылган җитештерү күләменә чыгарга ярдәм итәчәк өстәмә ресурслар табарга кирәк», - дип өстәде белгеч.
Шул ук вакытта алып баручының әйтүенчә, базарда уртача хезмәт хаклары 30-40 мең сумга кадәр тәшкил итә. Маштакова Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан артып китүен инкарь итте. «Бүгенге көндә 35 меңгә түбән квалификацияле белгечне табу реаль булмаган тарихка әверелә», - диде ул.