Татарстанда көндез -7 градуска кадәр салкынайтачак
Бүген, 19 ноябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысында коры һәм салкын һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана.
Төнлә һава температурасы -7..-12 градус булса, көндез -2..-7 градус була. Казанда һава температурасы -3..-5 градус.