Кемеровода Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлына багышланган бәйге булды
Кемерово шәһәрендә «Мөнирә» Җәмигъ мәчетенең 15 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, балалар арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сәләллаһу галәйһи вәсәллам) тормышы юлы – Сира буенча белемнәрне тикшерү өчен конкурс узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста өлкә мәчетләренең мәхәллә яшьләре катнашты. Чараны Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырды һәм уздырды.
Җиңүчеләргә һәм призёрларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү чарасын Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев һәм дини оешмалар белән элемтә комитеты рәисе Евгений Иванов уздырды.