Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалы шәһәрендә Татар мәдәнияте көне узды
18 ноябрьдә Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалы шәһәрендә «Татар мәдәнияте көне» бәйрәме булды. Анда Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов катнашты, дип яза Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.
Акцияне Югары Уфалы шәһәр округының «Мирас» татар мәдәни үзәге үткәрде. Аның кысаларында декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе, кулинар бәйге, төрле мастер-класслар, чәй табыны һәм интерактив программа оештырылды. Чара Югары Уфалы шәһәре татар иҗат коллективлары һәм башкаручыларының концерты белән төгәлләнде.
Рифат Йосыпов барысын да бәйрәм белән котлады һәм татар иҗтимагый тормышы активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды, диелә хәбәрдә.