Татар дәүләт филармониясендә Роберт Миңнуллин истәлегенә әдәби-музыкаль тамаша була
Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узачак. Театральләштерелгән әдәби-музыкаль тамаша 22 ноябрьдә була. Башлана - 18.30 сәгатьтә.
Концертта Венера Ганиева, Илгиз Мөхетдинов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова, Илвина, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Илнар Миранов һәм башкаларның чыгышлары көтелә.
Концертның режиссеры Марсель Мәхмүтов.
«Татар-информ» Роберт Миңнуллинның истәлегенә театральләштерелгән әдәби-музыкаль тамашаны онлайн күрсәтергә планлаштыра.
Афиша Татарстан Язучылар берлеге сайтыннан алынды