Путин җитештерү куәтләрен даими яңарткан өчен «КАМАЗ» заводына рәхмәт белдерде
Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ» ГАҖ предприятиесенә җитештерү куәтләрен даими яңартып торулары өчен рәхмәт белдерде. Заводның базарларга яңа техника үрнәкләре чыгаруы бик мөһим.
«Иске базада эшләмәвегез, җитештерү куәтләрен даими яңартып торуыгыз һәм базарга яңа продукт чыгаруыгыз өчен аерым рәхмәт белдерәм», - диде дәүләт башлыгы яңа техниканы төбәкләргә тапшыру тантанасында.
Видео-конференц-элемтә форматында узган чарада Башкортстанның Нефтекамск шәһәре предприятиесе вәкилләре катнашты.