Мобилизациягә эләгүчеләрнең хатыннары белдергән протестларны "теләсә ничек" булдырмаска кушылган
Бер төбәкнең хакимиятендәге чыганагы The Insider-га губернаторларга тышкы протестларны "теләсә ничек" туктатырга дигән бурыч куелуын сөйләгән. "Үгетләргә, вәгъдә итәргә, акча түләргә. Теләсә ничек итеп. Бу урамга гына чыкмасын", дип сөйләгән басма әңгәмәдәшчесе.