Казанда Борнай мәчетен төзекләндерәчәкләр
Казанда Борнай мәчетенең манарасын һәм бинасын реконструкцияләү эшләре үткәрәчәкләр. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты Әхтәмов урамында урнашкан. Мәдәни мирас объектын саклау проекты белгечнең уңай нәтиҗәсен алды. Бу хакта Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.
Хәзерге бина XVIII гасырның икенче яртысындагы агач мәчет урынында урнашкан. 1872 елда беренче бинаны янгын юкка чыгарганнан соң кирпеч мәчет төзелә. Аның кирпеч манарасы 1895 елда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча ясала.
Мәчет ярты гасыр дәвамында диярлек үзенең попечителе – сәүдәгәр, зур эшмәкәр, сабын кайнату заводы хуҗасы Мөхәммәтсадыйк Борнаев исемен йөртә.
Мәчет бер катлы, өч өлешкә бүленгән: керү, вестибюль һәм гыйбадәт кылу урыннары. Манарасы кызыл керамик кирпечтән төзелгән өч катлы корылма булуы белән аерылып тора. Аның биеклеге 24 метр чамасы.
Экспертиза күрсәткәнчә, бина канәгатьләнерлек хәлдә түгел - кирпечләрнең тышкы ягы ишелә, эремәсе коела башлаган. Мәчетнең нигезе, диварлары, идәннәре һәм түбәсе дә ремонт таләп итә, диелә хәбәрдә.