Ильяс Камал үзенең «Карурман аша» симфоник поэмасын Адыгеяда тәкъдим итте
17 ноябрьдә Адыгея республикасы башкаласы Майкоп шәһәрендә «Адыгея музыкальная» халыкара симфоник музыка фестивалендә Кәрим Тинчурин театрының баш дирижеры һәм оркестрының сәнгать җитәкчесе Ильяс Камал катнашты. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Адыгея Республикасы дәүләт симфоник оркестры башкаруында Ильяс Камалның Илһам Шакиров истәлегенә иҗат ителгән «Карурман аша» симфоник поэмасы яңгырады. Дирижер пульты артында автор үзе торды.
«Татарстан композиторларының әсәрләрен тамашачы аеруча җылы, көчле алкышлар белән кабул итте», диелә хәбәрдә.