Саба үзәгенә Яңа ел бәйрәме өчен 25 метрлы чын чыршы куйганнар
Чагыштыру өчен, Казанның «үзәк чыршы»сы быел 35 метр булачак.
Бүген Саба үзәгенә Яңа ел бәйрәме өчен 25 метрлы чын чыршы куйганнар.
Урманнан кайткан агачны йөк машинасы арбасыннан мәйданга бастырып кую мизгелен «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова видеога төшергән.
Чагыштыру өчен, Казанның «үзәк чыршы»сы быел 35 метр булачак. 2019 елда шул ук биеклектәге Казан чыршысы Россиядә беренче өчлеккә кергән иде. Ул вакытта Санкт-Петербург, Иркутск, Самара чыршылары 25 метр булган.