«Ак Барс» хоккей командасы Мәскәүдә оттырды, уенның биш алкасы да икенче периодта керде
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасына 1:4 исәбенә җиңелде. Матч Мәскәүдә узды.
Беренче период голларсыз узды.
Икенче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов исәпне ачты (0:1). Бишенче минутта «Динамо» хоккейчысы Джордан Уил гол кертте (1:1). Алтынчы минутта Павел Кудрявцев «Динамо»ны алга чыгарды (2:1). Унберенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Эрик О’Делл Казан командасы капкасына өченче алканы кертте (3:1). Уналтынчы минутта шул ук уенчы дүртенче голны кертте (4:1).
Өченче периодта да капкага алка кермәде.
Командалар составы:
«Динамо»
- Коновалов (Волков);
- Джиошвили – Каблуков – Муранов, Пыленков – Менелл;
- Гусев – Уил – Пакетт, Миронов – Ожиганов;
- Кудрявцев – О»Делл – Рашевский, Кудашов – Малышев;
- Михайлов – Ильенко – Петухов (Никонов), Паталаха.
«Ак Барс»
- Билалов (Әхтәмов);
- Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Журавлёв;
- Яшкин – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
- Кагарлицкий – Сафонов – Свечников, Лучевников – Хенкель;
- Галиев – Семёнов – Галимов, Альметкин.
«Ак Барс»ның киләсе уены Мытищи шәһәрендә узачак. Пекинның «Куньлунь Ред Стар»ына каршы матч 23 ноябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.