Малофеев православие форумында Татарстан Рәисенең аны медаль белән бүләкләвен сөйләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья рус халык соборы башлыгы урынбасары Константин Малофеевны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләде. Бу хакта Малофеев бүген Казан рухани семинариясенең 300 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V форумында чыгыш ясаганда сөйләде.
«Татарстан Республикасының югары бүләге өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерергә телим. Мин әнием ягыннан яртылаш татар, аудиториягә шуны ачыкларга телим. Белмим, бәлки шуңа күрә мин бу бүләкне алганмындыр, чөнки республика алдында үземнең башка казанышларымны күрмим», – дип шаяртты ул.
«Казан — Рус дөньясының төп үзәкләренең берсе. Күпмилләтле империябезнең чын энҗесе. Аны дәүләт төзүче рус халкы белән бергә гасырлар дәвамында төрле чыгышлы һәм төрле диндәге кешеләр төзегән, яклаган һәм ныгыткан. Шул исәптән, әлбәттә, Казан татарлары, борынгы һәм акыллы халык, аларның безнең гомуми тарихка керткән өлешләрен бәяләмәү мөмкин түгел»,— дип язган Константин үзенең Telegram-каналында.