Татарстаннан яшь гвардияче Лисичанскиның гуманитар үзәген җитәкләде
Татарстанның «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» әгъзасы Азизбәк Сөннәтуллаев Лисичанскиның гуманитар үзәге җитәкчесе булып эшли башлады. Яшь гвардиячеләр Татарстан шефлыгындагы шәһәргә ирекле хезмәткәр буларак узган атнада киткән иде.
Россиянең яңа төбәкләренә һәр ике атна саен шәһәр халкы һәм табибларга ярдәм итү өчен Татарстаннан волонтерлар җибәрелә. Махсус операция башланганнан бирле яңа төбәкләрдә республиканың 3 меңнән артык кешесе «Яшь Гвардия» һәм «Волонтер ротасы» волонтерлык һәм гуманитар миссияләре аша узган. Ә шушы көннәрдә Лисичанскига 49-нчы отряд киткән. Аның составында 50 волонтер бар.
Алар арасында Татарстан яшь гвардиячеләре дә бар. Алар — Азизбәк Сөннәтуллаев, Алмаз Галәветдинов һәм Данил Баранов. Егетләр инде гуманитар үзәктә эшли башлаган. Алар шәһәр халкына гуманитар ярдәм ташый, шунда яшәүче балалар өчен чаралар оештыра. Шулай итеп, волонтерлар анда ике атна дәвамында эшли, аннан соң аларны волонтерларның яңа төркеме алыштыра.
Соңгы өч яшь гвардияченең икесе генә Казанга кайтачак. Азизбәк Сөннәтуллаев Лисичанскиның гуманитар үзәген җитәкләгән. Аңа озак вакыт дәвамында үзәкнең эшен координацияләргә туры киләчәк.