Ирина Волынец Россиядә балалар пособиесен санаганда гаилә милкен исәпләмәскә тәкъдим итте
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле пособиене санаганда гаилә милкен исәпләмәскә тәкъдим итте. Спикер фикеренчә, түләүләрне билгеләү өчен гаиләнең гомуми керемен исәпкә алу да җитә, дип яза RT.
Волынец билгеләп үткәнчә, балалы гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү – туучылар санын арттыруда иң мөһим юнәлешләрнең берсе.
Ул шулай ук РФ Хөкүмәтендә айлык балалар пособиесен түләү тәртибен һәм аны билгеләү шартларын раслауларын искәртте. Әмма боерыкта гаиләнең милек белән тәэмин ителеше, шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алынган.
Шуңа да карамастан, пособие билгеләгән вакытта милек факторын исәпкә алмауга бәйле инициатива социаль-демографик сәясәт проблемаларын хәл итәргә булышачак һәм гаиләләргә каралган социаль ярдәм чараларын көчәйтәчәк, дип саный Волынец.
Төзәтмәләрне РФ Хөкүмәтенең «Бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле рәвештә айлык пособие билгеләү һәм түләү тәртибе турында»гы карарына кертергә тәкъдим итәләр. Спикер үз тәкъдимнәрен Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкаяга җибәргән инде.