Казанда ана капиталына икенчел торак базарындагы фатирларның 3,6 дүрткел метрын гына сатып алып була
Беренче бала тугач бирелә торган ана капиталына Уфада икенчел торакның 5,1 дүрткел метрын алырга мөмкин. Хәзерге вакытта Казанда икенчел торакның бер дүрткел метры - уртача 165,6 мең сум. Уфада бәяләр Казан белән чагыштырганда арзанрак: быел ноябрьдә икенчел торакның бер дүрткел метры 116,2 мең сум.