Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәктамак авылында «Уралда татар авыллары» конференциясе була
30 ноябрь-1 декабрьдә Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәктамак авылында «Уралда татар авыллары. Исеть, Синара һәм Миасс елгалары бассейнында татарларның тарихи җирлекләре: тарих һәм бүгенге заман» (Икенче Бәгәрәктамак укулары) дигән темага V Бөтенроссия фәнни-туган якны өйрәнү конференциясе була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстаннан килгән галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр белән берлектә һәм авыл, район хакимияте, Татарстанның Урал төбәге буенча Даими вәкиллеге катнашында оештырыла.
Конференция кысаларында Татарстаннан килгән артистлар һәм җирле үзешчәннәр катнашында концерт була. Чара Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Татарстанда Милли гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр елы, Бөтендөнья татар конгрессының «Татарлар – гамәл стратегиясе» проектының төп пунктларын хәл итү, Бәгәрәктамак авыл хастаханәсенең 150 еллыгы, күренекле татар педагогы, якташыбыз – Бәгәрәктамак авылы мәктәбенә нигез салучы һәм аның беренче директоры Җамалетдин Камаловның (1883-1937) тууына 140 ел тулу кысаларында, мәктәп укытучылары – сугыш һәм хезмәт ветераннары истәлегенә үткәрелә.
Конференция эшендә Татарстан, Башкортстан республикалары, Свердловск, Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләреннән килгән галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары, хакимият органы вәкилләре катнаша.
Чара 1 декабрьдә 9.30 сәгатьтә Бәгәрәктамак урта гомуми белем бирү мәктәбе (Базар урамы, 1) һәм Бәгәрәктамак авылы Мәдәният йорты (Ленин урамы, 33) базасында узачак», - дип яза 2001-2018 елларда Бәгәрәктамак авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Э.Р. Газизова.
- Чиләбе өлкәсе Юстиция министрлыгы 2023 елның августында Көньяк Уралдагы борынгы сала – Бәгәрәктамак авылында яңа оешма – «Чиләбе өлкәсенең Кунашак муниципаль районы Бәгәрәктамак авыл җирлегенең татар мәдәниятен, традицияләрен, телен саклау һәм үстерү буенча җирле иҗтимагый оешма» (Бәгәрәктамак авылы татарлары) төзи һәм аны терки.
- Бәгәрәктамак авыл җирлегенә 12 авыл керә. Борынгы авыллар арасында Госман, Акчакүл, Ихсан, Карино һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.