Микробиолог антибиотикларны табиб рөхсәтеннән башка эчүнең куркыныч булуын аңлатты
Күп кенә кешеләр микробка каршы препаратларны табиб рөхсәтеннән башка гына кабул итә. Казан дәүләт медицина университетының микробиология кафедрасы мөдире Гүзәл Исаева «Татар-информ» агентлыгына моның нәрсәсе белән куркыныч булуы турында сөйләде.
Микробиолог инануынча, микроорганизмнарның микробка каршы препаратларга тотрыклылыгы арту – бөтен дөньяда глобаль проблема. Өстәвенә, микробка каршы препаратларга антибиотиклар гына түгел, вируска, гөмбәчеккә каршы препаратлар һәм дезинфекция чаралары да керә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, микробка каршы препаратларга бирешми торган микроорганизмнар китереп чыгарган инфекцияләрдән ел саен 700 меңнән артык кеше үлә. Галимнәр фаразлавынча, әгәр вазгыять уңай якка үзгәрмәсә, 10 елдан соң 10 миллионнан артык кеше мондый инфекцияләрнең корбаны булачак.