Васил Шәйхразыев Чиләбедә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чиләбе шәһәренә килде. Биредә ул Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.
- Чиләбедә Габдулла Тукай һәйкәле ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында ачыла. Монумент өчен акчаны илебезнең барлык төбәкләрендә яшәүче татарлар җибәргән. Скульптураны ясауда Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге дә үз өлешен керткән.
- Һәйкәл 2020 елның 1 октябрендә ачылды, тантанада Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
- Һәйкәлне Златоуст шәһәре осталары - «Лохтачевның скульптура остаханәсе» скульпторлары - Россиянең атказанган рәссамы Александр Лохтачев, шулай ук Ольга Зубкова һәм Наталья Лохтачева ясаган. Скульпторлар 7 елга якын әзерләнгән. Сынның берничә варианты тәкъдим ителгән булган.
- Муса Җәлил һәйкәле Чиләбе шәһәренең Тимирязев урамында урнашкан.
- Һәйкәл - Татарстанның Чиләбе шәһәренә бүләге. Аның проект авторлары һәм төзүчеләре архитектура һәм дизайн өлкәсендә тапшырыла торган «Ак энҗе» премиясенә лаек була.
- Муса Җәлил бюстының авторы - Бакый Урманче.
- Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачу инициативасы һәм проекты белән Чиләбе өлкәсе татарлары Конгрессы (башкарма комитет рәисе Лена Колесникова) чыккан.