Россиядә соңгы бер елда банан 47 процентка диярлек кыйммәтләнгән
Россиядә соңгы бер елда бананның бәясе 47 процентка диярлек арткан. Әйтик, 2022 елның октябрендә әлеге җиләк-җимешнең 1 килограммы уртача 97,7 сум торса, 2023 елның октябрендә инде 143,4 сумга җиткән, диелә Росстатның куллану бәяләре статистикасында.
Моның сәбәбе – валюта бәясенең артуы. Җиләк-җимеш берлеге һәм FruitNews тармак агентлыгы генераль директоры Ирина Козий РБКга аңлатканча, Россиядә җиләк-җимеш хакы, шул исәптән бананга да, импортка һәм валюта бәясенә бәйле. Әйтик, 2022 елның җәендә доллар – 57, евро 60 сум торса, 2023 елның июнендә әлеге валюталарның бәясе 83,1 һәм 90,1 сумга җитте. Ягъни үсеш 40-50 процент тәшкил итте һәм җиләк-җимеш тә шуның кадәр кыйммәтләнде.
Искәртеп узабыз, банан Россиягә Эквадордан кертелә. Россиягә кертелгән барлык бананның 96 проценты шушы илгә туры килә, ә РФ, үз чиратында, әлеге җиләк-җимешне күпләп сатып алучыларның берсе. Валюта бәясе арта икән, импорт товарларның да, логистиканы да кертеп, автомат рәвештә хакы күтәрелә.
Җиләк-җимеш бәясенә сезонлылык та йогынты ясый: җәен банан – арзанрак, ә кышын кыйммәтрәк тора. Искәртеп узабыз, Эквадорда әлеге җиләк-җимеш ел әйләнәсе үсә, кышын исә Төньяк ярымшар илләрендә бананга сорау арта.