«Ак Барс» бер алка да кертә алмады һәм Пекин командасына оттырды
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасына 0:1 исәбенә җиңелде. Матч Мытищи шәһәрендә узды.
«Ак Барс» рәттән өченче уенда җиңелде һәм шул өч уен дәвамында бары бер алка кертте.
Беренче ике период голларсыз узды.
Өченче периодның җиденче секундында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, исәп ачылды, голны «Куньлунь Ред Стар» һөҗүмчесе Брэндон Макмиллан кертте (1:0).
Командалар составы:
«Куньлунь Ред Стар»
- Смит (Джурусик);
- П. Фу – Кэмпбелл – Мойл, Соммерби – Вуд;
- Ип – Родуолд – С. Фу, Оттенбрайт – Меркли;
- Пулккинен – Пу – Макмиллан, Челиос – Спроул;
- Броссо – Локхарт – Вон, Парфенюк.
«Ак Барс»
- Билалов (Әхтәмов);
- Петров – Шипачёв – Радулов, Адамчук – Лямкин;
- Галиев – Семёнов – Галимов, Юдин – Журавлёв;
- Кагарлицкий – Сафонов – Свечников, Лучевников – Хенкель;
- Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Крутов.
«Ак Барс»ның киләсе уены Балашиха шәһәрендә узачак. «Витязь» командасына каршы матч 25 ноябрьдә 17:30 сәгатьтә башлана.