2030 елга хезмәт өчен түләү минимумын яшәү минимумыннан 1,3 тапкыр арттырырга җыеналар
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2030 елга хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) хезмәткә сәләтле гражданинның яшәү минимумына караганда 1,3 тапкыр артыграк дәрәҗәдә билгеләргә ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Без 2030 елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумына караганда 1,3 тапкыр артыграк дәрәҗәгә җиткерүне максат итеп куябыз», - дип белдерде хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков «Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында уза торган «Кешегә инвестиция – киләчәккә инвестиция» дип аталган пленар сессиядә.
2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен 18,5 процентка арттыру бу максатка ирешүдә беренче адым булды, дип ачыклык кертте Котяков һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме бары тик 2022 елда гына беренче тапкыр яшәү минимумына җитүен искәртте.
- «Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды һәм ул 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Форумга керү бушлай булса да кайбер чараларга алдан теркәлергә кирәк. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Татарстан стенды да урын алган.