Татарстанда федераль журналистлар өчен матбугат туры узды
20-23 ноябрьдә Татарстанда федераль журналистлар өчен матбугат туры узды. Шушы вакыт эчендә алар республиканың соңгы биш елдагы төп казанышлары белән танышты. Матбугат туры 2 декабрьдә Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узачак «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Төбәк көненә әзерлек кысаларында үткәрелде, дип яза «Татар-информ».
Матбугат турында «Мир», «ОТР» телерадиокомпанияләре, «Российская газета», «Аргументы и Факты», «Интерфакс», РИА «Новости», «Коммерсант» басмалары вәкилләре, шулай ук республика журналистлары катнашты.
Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өч көн эчендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, Ислам икътисады һәм финанслары үзәгендә, «Амаль» финанс йортында, яңа «Метеорлар» җитештерү буенча Яшел Үзән судно төзү заводында, «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы сәнәгать комплексында, М12 «Мәскәү-Казан» трассасының төзелеш мәйданчыгында һәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта (анда «Киләчәк уеннары»ның презентациясе үткәрелде) булды.
Моннан тыш, журналистлар Татарстанның милли ризыклары белән танышты – өчпочмак пешерү буенча мастер-класста катнашты һәм татар ризыклары әзерләнә торган биналарда булды.
Алар шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларыннан берсе булган Успение чиркәве белән танышты.
Матбугат туры кысаларында журналистлар ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булды, анда ведомствоның җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән Социаль-икътисади үсеш стратегиясе хакында сөйләде. «Стратегия халыкның яшәү сыйфатын күтәрүне күздә тота. Бу – иң мөһиме, чөнки Хөкүмәт, беренче чиратта, ил халкы өчен эшли», - дип белдерде Миңнуллина.
- Искәртеп узабыз, 2 декабрьдә «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне үтә. Анда республика сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәләрендәге казанышларын тәкъдим итә.