Татарстан китап нәшрияты басмаларын Пензада ярминкәдә тәкъдим итәләр
22-26 ноябрьдә Пенза өлкәсенең М.Ю.Лермонтов исемендәге китапханәсендә (Төзүчеләр проспекты, 168А) «Пенза җирендә китаплар дөньясы» дип аталган XV Төбәкара китап күргәзмә-ярминкәсе узачак. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Биредә Татарстан китап нәшрияты 200дән артык исемдәге китап – балалар өчен китаплар, татар классиклары һәм заманча авторларның проза әсәрләре, тарихи әдәбият, татар телен өйрәтү буенча әсбаплар һ.б. – тәкъдим итәчәк.
«Татар әдәбиятын яратучыларның барысын да әлеге чарада көтеп калабыз! Керү ирекле», - диелә хәбәрдә.