Казанда «Игелек хакына бизнес» Бөтенроссия хәйрия форумында Рөстәм Нәбиев катнашачак
4 декабрьдә Казанда эшкуарлар өчен «Игелек хакына бизнес» Бөтенроссия хәйрия форумы узачак, анда Россиянең барлык төбәкләреннән эшмәкәрләр катнаша. Алар арасында Рөстәм Нәбиев, Константин Волжан, Михаил Носов, Игорь Манн кебек халыкара дәрәҗәдә танылган спикерлар бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
«Көне буе файдалы контент тәкъдим ителәчәк. Без сөйләп кенә калмыйча, үрнәк тә булган бизнес вәкилләрен сайладык. Республика эшкуарлары арасында топ-менеджер Ирек Вәлиев, Лениза Ризвановны атап үтәргә мөмкин. Безнең эшкуарларга тәҗрибә алмашу файдалы булачак, алар тиешле белем алып, аны үзләренең бизнес-бергәлегендә куллана алачак», - дип искәртте «Меценатлар» бизнес-бергәлеге рәисе, «Игелек хакына бизнес» хәйрия форумын үткәрү инициаторы Ильяс Гыймадов.
«Меценатлар» бизнес-бергәлеге чараны оештыручы ролендә чыгыш ясый. Анда 250гә якын эшкуар әгъза булып тора, аларның саны ай саен арта.
«Без үзебез дә үсәбез, үзара тәҗрибә, белемнәр алмашабыз. Айлык взнослар «Кеше приюты» проектын үстерүгә китә. Безнең оешманың максаты – хәйриячелекне популярлаштыру, шулай ук проектка игътибарны җәлеп итү», - диде спикер.
Ильяс Гыймадов 2015 елда казарма җимерелгән вакытта аякларын югалткан блогер Рөстәм Нәбиевнең чарада катнашуына игътибар юнәлтте. Ул өметсезлеккә бирелмәгән, озак вакыт дәваланганнан соң тормышта үз урынын тапкан. Нәбиев биек тауларга күтәрелә, инвалидларга ярдәм итә, аңа Россия Президенты Владимир Путин Дуслык орденын тапшырды.
«Рөстәм Нәбиев Башкортстаннан киләчәк. Күпләр аның тарихын беләдер, мөгаен, - дип искәртте «Меценатлар» бизнес-бергәлеге рәисе. – Халыкара дәрәҗәдәге спикерларның да килүе көтелә. Владимир Якуба, Дмитрий Турусин – шундыйлардан. Игорь Манн төп спикер булачак. Форумда җыелган акча «Кеше приюты» проектын үстерүгә китәчәк».
«Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешмасын гамәлгә куючы Азат Гайнетдинов мохтаҗлар өчен «Кеше приюты» проектының, бизнес-бергәлеккә «кереп», өстәмә энергия алуын искәртте. Хәзерге вакытта 10 мең порция тарату бурычы куелган, бу 10 мең кеше тук булачак дигән сүз.