Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышланган фестиваль була
27 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Түбән Новгород шәһәренең «Буревестник» кинотеатрында (Коминтерн урамы, 244) татар халык иҗаты төбәкара фестиваль-концерты була.
Фестиваль-концерт ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышлап үткәрелә. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Программада Түбән Новгородның иҗат коллективлары; Түбән Новгород өлкәсенең татарлар күпләп яши торган районнарыннан килгән иң талантлы коллективлар чыгышы; фестиваль кунаклары әзерләгән иң яхшы номерлар каралган.
Фестивальгә Марий Эл Республикасыннан, Мәскәүнең татар мәдәни үзәгеннән күпсанлы кунаклар һәм артистлар, Татарстан Республикасыннан атказанган артистлар килә, диелә хәбәрдә.
Фойеда милли тәм-томнар дегустациясе, халык уеннары һәм биюләре; татар мәдәниятен белү буенча интерактив оештырыла; милли баш киемнәрендә фотога төшәргә мөмкин. Керү ирекле.