Депутат Илшат Ганиев Тынычлык бистәсе зиратында җирләнәчәк
Депутат, «Майский» Теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев 24 ноябрьдә Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләнәчәк. Хушлашу иртәнге тугызда ТР Дәүләт Советы бинасында узачак.
«Хушлашырга теләүчеләрне 9.00 сәгатькә чакырабыз. Матәм митингы 9.30 да башланачак», – дип сөйләделәр Татарстан парламентының матбугат хезмәтендә.
Илшат Ганиевнең үлеме турында бүген иртән билгеле булды. Аңа 69 яшь иде.