Мамадышта яңа мәдәни мирас объекты ачыкланган
Мамадышта яңа мәдәни мирас объекты ачыкланган, ул - «Сәүдәгәр Шаһиәхмәтовның номерлары урнашкан бина». Муниципалитет карамагындагы бина XIX гасырның икенче яртысында төзелгән. Экспертиза нәтиҗәсен Татарстан Дәүләт мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты тәкъдим итте.
Бина Мамадыш сәүдәгәренең улы И.А.Нехезинның милке булган, анда 1865 елда ул ике катлы таш йортка подвал һәм капка төзергә уйлый. Соңрак ул сәүдәгәр Шаһиәхмәтовка күчә. Яңа хуҗа ике катлы кирпеч бинаны киңәйткән. Беренче катта сәүдә бүлмәләре, ә икенчесендә кунакханә номерлары урнашкан.
Хәзерге вакытта объект файдаланылмый.
Тикшеренүгә нәтиҗә ясап, эксперт белдергәнчә, бина тарихи кыйммәткә ия, ул рус провинциянең социаль һәм рухи мәдәнияте турында чыганак булып тора; архитектура-шәһәр төзелеше кыйммәте - объект төп конструкцияләрнең бөтенлеген һәм дөреслеген саклап калган; Мамадышның тарихи үзәгенә уңышлы кертелүе мәдәни кыйммәткә ия.