Ульяновскида «Үрнәк татар гаиләсе-2023» бәйгесенә йомгак ясалды
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә сигезенче тапкыр уза торган «Үрнәк татар гаиләсе-2023» конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Бәйгедә 30-60 ел бергә иңне-иңгә куеп, дус-тату гомер кичергән, тәртипле, уңган-булган балалар тәрбияләп үстергән дүрт татар гаиләсе катнашкан.
Юбиляр гаиләләрне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының җирле бүлекчәсе рәисе Гөлфирә Алиякберова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, «Өмет» газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова тәбрикләде.
Бәйгедә җиңеп чыккан һәр юбиляр гаилә - Надир белән Венера Сатдиновлар, Равил белән Фәридә Шна, Илдус белән Алсу Хәмзиннар, Сәет белән Сания Фасхетдиновлар өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең «Үрнәк татар гаиләсе алтын китабы» җыентыгына кертелде, диелә хәбәрдә.