Казандагы «Ак Барс Арена» шугалагы 1 декабрьдә кунакларны кабул итә башлаячак
1 декабрьдә Казанның «Ак Барс Арена» шугалагында яңа сезон башлана. Ачылышта кунакларны фигуристларның чыгышлары, Бөтенроссия хоккей көненә багышланган хоккей мастер-тамашасы һәм музыкаль программа көтә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрлеләр өчен 1,8 мең кв.м мәйданлы ачык боз аренасы эшләячәк. Шугалак массакүләм шуу, профессиональ спорт күнекмәләре һәм хоккей матчларына исәпләнгән. Кунаклар өчен прокат пункты һәм ял итү урыннары каралган.
Шугалак казанлыларны һава торышы нинди булуына карамастан кабул итәчәк: мәйданчык өслеге сыйфаты суыткыч җиһазлар ярдәмендә боз салуның махсус технологиясе ярдәмендә үзгәрешсез кала.
Шугалак 18:00 сәгатьтә ачылачак. Эш көннәрендә боз аренасы 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Сессияләр арасында бозны планлы эшкәртү сеанслары үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Шугалакларны ясау буенча эшләр «Хезмәт резервлары» һәм «Ракета» стадионнарында да алып барыла.