Рөстәм Миңнеханов Мәгълүмати иминлек буенча Иминлек советы комиссиясе составын үзгәртте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Мәгълүмати иминлек буенча Иминлек советының ведомствоара комиссиясе составын үзгәртте. Указ Татарстан җитәкчесенең рәсми сайтында чыкты.
«Комиссия составыннан Ш.Р.Биккининны, В.В.Дьячковны, К.В.Семенихинны, Р.И.Фатыйховны чыгарырга», — диелә документта.
Комиссия составына Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати иминлекне координацияләү бүлеге башлыгы Илдар Вәлиев кертелә.