Россиядә еллык инфляция 7,4 процентка кадәр тизләшкән
Россиядә еллык инфляция 7,4 процентка кадәр тизләшкән. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары раслый.
14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр бер атна эчендә күрсәткеч 0,2 процент тәшкил иткән, ул алдагы көннәргә караганда 0,03 процентка түбәнрәк. Ай башыннан 20 ноябрьгә кадәр бәяләр үсеше 0,8 процентка җиткән.
«Татар-информ» элегрәк хәбәр иткәнчә, октябрь нәтиҗәләре буенча Россиядә еллык инфляция 6,69 процент тәшкил иткән. Бу — август дәрәҗәсеннән 0,69 процентка артык.