Австралиянең Сидней шәһәрендә Сабан туе бәйрәме узды
19 ноябрьдә Австралиянең Сидней шәһәрендә Сабан туе бәйрәме узды. Ул Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге тантанасына әверелде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бәйрәмнең төп оештыручысы — Лилия Сәмигуллина җитәкчелегендә Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс татар мирасы ассоциациясе. Бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты төзелгән, анда Сиднейның татар җәмгыяте вәкилләре дә, башка ватандашлар да кергән. Бәйрәмнең төп иганәчеләре Әкрәм Азизов һәм Рөстәм Рөстәмов булган.
Сабантуйны ачу тантанасы Бервуд шәһәре мэры Джон Фэйкер һәм Лилия Сәмигуллинаның сәламләве белән башлана. Шулай ук сәламләү сүзе белән Россиянең Австралиядәге илчесе Алексей Павловский һәм башкалар чыгыш ясый. Алексей Павловский Бөтендөнья татар конгрессыннан Ильвира Сафиуллина-Грум һәм Земфира Шабаевага Рәхмәт хатлары тапшыра.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сидней Сабантуенда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләрен тантаналы шартларда яңгыраталар.
Кунаклар игътибарына зур бәйрәм концерт программасы тәкъдим ителгән. Ильвира Сафиуллина-Грум, Лиза Хәмитова һәм Марсель Гарипов программаны татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барган. Сәхнәдә татар һәм рус халык, чуваш, үзбәк, уйгыр һәм инглиз җырлары һәм көйләре яңгыраган.
Татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында күрсәтә торган татар милли костюмнары һәм баш киемнәре демонстрациясе, флешмоб, татар чәй өстәле һәм татар ашларын татып карау оештырылган. Кунаклар вак бәлеш, өчпочмак, өлеш, кош теле, кыстыбый, бөккән, чәк-чәк кебек милли ризыкларга да битараф калмады, диелә хәбәрдә.