Федерация Советы пенсия коэффициенты күләмен арттыру турындагы закон проектын хуплады
Федерация Советы бер пенсия коэффициентын 133,05 сумга кадәр (элек 129,46 сум иде) арттырырга тәкъдим иткән закон проектын хуплады. Шулай ук картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү күләме турында закон проекты да хупланды. Аны 8134,88 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости яза.
Парламентарийлар төгәллек керткәнчә, мондый коэффициентның күләмен һәм түләү билгеләү барлык эшләмәүче пенсионерларның пенсия белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк. Россия Федерациясендә алар 32,6 млн кеше исәпләнә.
Искәртеп узабыз, иминият пенсиясе алучы эшләмәүчеләрнең пенсия белән тәэмин ителеше күләме уртача 1 572 сумга яки 22 605 сумга кадәр арткан. Ә эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясе күләме 1 631 сумга яки 23 449 сумга кадәр арткан.