Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

КФУның Татар халык хоры Төньяк Осетиядә концерт куйды һәм җирле татарлар белән очрашты

0
КФУның Татар халык хоры Төньяк Осетиядә концерт куйды һәм җирле татарлар белән очрашты

Казан федераль университетының Татар Халык хоры Төньяк Осетиянең (Алания) башкаласы Владикавказда Мария театры филиалында һәм Халыклар Дуслыгы йортында чыгыш ясады.

«Төньяк Осетиянең иң затлы залларының берсендә – Мария театры филиалында Татар халык хорының концерты булды. Бина XIX гасырда лютеран чиркәве буларак төзелгән. Ул – Владикавказның готик стилендәге бердәнбер бинасы. Кызыл кирпечтән төзелгән бина уклы тәрәзәләре, ак декоратив аркалары белән аерылып тора. Ун елдан соң бинага Төньяк Осетия дәүләт филармониясе күченә, аның сәхнәсендә Святослав Рихтер, Мстислав Ростропович кебек дөньякүләм билгеле музыкантлар чыгыш ясаган», - диде «Татар-информ»га Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хор җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин.

2016 елда төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, филармония Мария театры филиалы статусын алган. «Элек чиркәү функциясен үтәгән бинаның акустикасы искитмәле иде. Әлеге бинада татар, рус, латин, итальян җырлары яңгырады. Концертны без Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлаган, Төньяк Осетия-Алания Республикасының халык артисты Ольга Джанаева җитәкчелегендәге Мария театры филиалының Ир-атлар милли җыр хоры коллективы белән бергә куйдык», - диде ул.

«Башкару осталыгы буенча хорның дәрәҗәсе, сыйфаты искиткеч зур. Нинди генә бәйгеләрдә жюри рәисе булырга туры килмәде, ышанып әйтәм, сезнең кебек профессионал дәрәҗәдә башкарган студентлар хорын әле күргәнем юк иде. Нәфис, зәвыклы башкардыгыз», – дип бәяләде Ольга Джанаева.

Концертны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды. Хор коллективы, шулай ук, Владикавказда урнашкан Халыклар Дуслыгы йортында да кунак булды, җирле татарлар белән очрашты.

«Актив әгъзаларыбыз бик аз. Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Гаилә» мәчете татар телендә матбугат җибәрә, татар газета-журналларын тагын да күбрәк җибәрсәләр әйбәт булыр иде – никадәр күбрәк мәгълүмат булган саен шулкадәр яхшырак, – дип фикере белән уртаклашты Габдулла Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Галия Гусейнова. Ул үзәк белән 3 ел җитәкчелек итә.

«Төньяк Осетия-Аланиянең Габдулла Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни үзәге мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә төбәктә 2 меңгә якын татар яши. Шуларның 300гә якыны 1990 елда республикада теркәлгән Татар милли-мәдәни үзәгендә әгъза булып тора. «Осетиягә татарлар XIX гасыр ахырында Пенза, Тамбов һәм Казан губерналарыннан күчеп килгәннәр. 1897 елгы Россия империясенең беренче гомуми халык санын алу мәгълүматлары буенча, Владикавказда мондый күчеп килүчеләр 784 кеше исәпләнгән. Шәһәрдә отставкадагы татар офицерлары да, Кавказда хезмәт иткән татар солдатлары да яшәгән», - диде ул.

Татар халык хоры һәм «Татар ядкярләре» халык мәдәниятен саклау һәм үстерү үзәге коллективын «Төньяк Осетия-Алания Халыклар дуслыгы Республика йорты» республика дәүләт бюджет учреждениесе директоры Александр Охотников каршы алды.

«Владикавказ шәһәрендәге чыгышларыгыз – республикабызның мәдәни тормышында истәлекле вакыйга. Бигрәк тә аның территориясендә яшәүче татарлар өчен. Сезнең иҗат аша тамырларыбызга кайткандай булдык. Коллективның яшьләрне рухи яктан баету һәм мәдәни тәрбия бирү эшенә керткән зур өлеше өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, – дип, Татар милли-мәдәни үзәгенең җирле татарлары рәхмәт әйтте.

  • Төньяк Осетия-Алания Республикасына КФУның Татар халык хоры Татарстанның баш фольклорчысы, «Татар ядкярләре» халык мәдәниятен саклау һәм үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелегендә барды.




Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

Урганта и Смехова исключили из концерта памяти Окуджавы: Вдова барда извинилась - в том числе, за проведение события




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании


WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


ЦСКА

Гол Чалова с пенальти принес ЦСКА победу над «Зенитом» в матче РПЛ



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России