Федерация Советы 2024 елның октябреннән хәрби пенсияләрне арттыру турында законны хуплады
Федерация Советы бүген узган утырышта 2024 елның 1 октябреннән хәрби пенсияләрне 4,5 процентка арттыру турындагы законны хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документта 2012 елның 1 гыйнварыннан пенсия исәпләгәндә акчалата тәэмин итү 54 процент күләмендә исәпкә алына һәм 2013 елның 1 гыйнварыннан алып, 100 процентка җиткәнче ел саен 2 процентка арта, диелгән.
«Хәрби» пенсияләрнең 4,5 процентка артуын исәпкә алып, 2024 елның 1 октябреннән пенсияне исәпләү өчен акчалата тәэмин итү күләмен 89,32 процент дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим ителә», — диелә теркәлгән документларда.
Хәрби хезмәткәрләрдән тыш, закон эчке эшләр органнарында, дәүләт янгынга каршы хезмәтендә, наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту органнарында, җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә һәм органнарында, Росгвардия гаскәрләрендә, мәҗбүри башкару органнарында хезмәт итүче гражданнарга да кагыла.