Аракчино – Югары Ослан паром кичүе ноябрь ахырында эшен төгәлли
Татарстанда Аракчино – Югары Ослан паром кичүе ноябрь ахырында эшен төгәлли, диелә «ВКонтакте» төркемендә урнаштырылган хәбәрдә.
«Паром кичүе гадәти режимда эшли. Сезон ноябрь ахырында ябылыр дип көтелә», - диелә хәбәрдә.
Төгәл дата турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.