Татарстан «Театраль Идел буе» фестиваленә иң күп гариза бирүче төбәк булган
Быел «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары округ фестивалендә катнашу өчен Татарстаннан 381 гариза килгән – республика чарада катнашучы төбәкләр арасында лидер булган. Фестивальне оештыручы – Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты хәбәр иткәнчә, конкурска меңнән артык гариза тапшырылган.
«Быел без фестивальдә катнашучыларның колачын сизелерлек киңәйттек. Анда 3 меңгә якын театр коллективы вәкиле турыдан-туры катнашыр дип көтелә. Шул исәптән мәктәп һәм авыл мәдәният йортлары театр коллективлары да җәлеп ителгән. Мондый күләмдәге гаризаларны эшкәртү өчен экспертлардан актив эшчәнлек таләп ителә. Искәртеп узабыз, фестивальгә спектакльләр рус һәм татар телләрендә бертигез күләмдә тәкъдим ителде», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Быел төбәкнең барлык муниципаль районнары коллективлары да республикадан башка конкурсантлар арасында театр осталыгында үз көчен сынап карарга булган. Алар арасында фестивальнең узган сезоны җиңүчесен - «Апуш» Татар балалар театр студиясен һәм төбәк этабында җиңү яулаган Менделеевскиның Әшраф Ахунов исемендәге халык театрын атап үтәргә мөмкин.