Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

«СалаваTik»ларның «Без – Салаватиклар» дип исемләнгән яңа җырына видео чыкты

0

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Без – Салаватиклар» дип исемләнгән өр-яңа җырларына видео чыкты. Җыр сүзләренең авторы – Гөлназ Гарипова-Дениз, көен Ләйсән Арсентьева иҗат иткән.

««СалаваTik»ларның үз җырларын, гимннарын күптән яздырырга теләгән идек. Менә ниһаять теләгебез тормышка ашты. Клипта ике состав та катнашты. «СалаваTik»лар – татар телле сабыйларның Интернетта иң яратып карый торган җырлы-биюле проекты. Бүгенге көндә 50 дән артык татарча балалар җырына видеолар төшердек, алар миллионлаган караулар җыйды» – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Аның сүзләренчә, яңа җырларны нәни тамашачылар түземсезлек белән көтеп ала. «Быел өченче составка кастинг игълан иттек. 70 ләп гариза килде. 30 баланы сайлап алдык. 7 декабрь көнне офлайн форматта 4 яңа катнашучы сайлап алачакбыз. Яңа елдан соң яңа состав белән яңа җырлар яздырып, яңа видеолар төшерергә планлаштырабыз. Ә бүгенге көндә үзебезнең яраткан тамашачыларыбыз өчен ел саен була торган Яңа ел концертына зурлап әзерләнәбез. Әкияти тамаша 26 нчы декабрь көнне «Чулпан» мәдәни үзәгендә узачак. «СалаваTik»ларның кумирларын тамашада көтеп калабыз!» – ди ул.

Яшь җырчыларыбыз интернет йолдызы булганнан соң тормышлары ничек үзгәрүен әйтте.

«Миңа «СалаваTik» проекты үземне яңа юнәлештә сынап карарга мөмкинлек бирде. Проект аша мин балалар җырлары белән таныштым, үземне камера алдында иркен тотарга өйрәндем, дуслар таптым. Ә иң мөһиме: «СалаваTik» проекты аша татар телен камилләштердем»», – ди Булат Талипов.

«Салаватик проекты – минем балачак хыялын тормышка ашыручы тылсым. Мин танылган шәхесләр белән таныштым, яңа дуслар таптым!» – ди Эмилия Галимҗанова.

«Мин «СалаваTik» проектына бик рәхмәтле. Яңа дуслар, яңа танышлар таптым. Проект миңа зур сәхнәгә чыгарга, татарча яңа җырлар башкарырга, кызыклы шәхесләр белән күрешергә мөмкинлек бирде», – ди Аделина Хәсәнова.

«Мин «СалаваTik» булуым белән чын күңелдән горурланам. «СалаваTik» – бик күп балаларга шатлык бүләк итүче проект. Без төрле йолдызлар белән таныштык. Проекта эшләве миңа бик ошады», – ди Бәхтияр Хәбибуллин.

«Мин «СалаваTik» төркеменә бик яратып йөрим. Күпме татарча җыр өйрәндек! Онытылып барган, борынгы җырларны яңадан җырлый башлавыбызга бик сөенәм мин. Проект кысаларында күпме танылган җырчылар белән бергә бер сәхнәдә чыгыш ясау насыйп булды!», – ди Сәйдә Гарифуллина.

«СалаваTik» проекты – минем өчен шәп проект. Мин анда яңа дуслар таптым, күп җырлар өйрәндем. Мин «СалаваTik» булуым белән горурланам. Минем өчен «СалаваTik» булу – зур җаваплылык», – ди Сәрбиназ Гыйззәтуллина.

«СалаваTik» проекты аша мин бик күп яңа җырлар өйрәндем. Ул җырлар безнең өчен генә яңа. Аларның күбесен әниләребез балачакта тыңлап үскән. Димәк, без элеккеге җырларны яңартабыз, яңача итеп җырлыйбыз. Видеога төшү, концертларда катнашу миңа бик ошый. «СалаваTik» белән балачагыбыз күңелле, истә калырлык булсын!» – ди Әдилә Захарова.





Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Москва

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Бато Багдаев

Дети из землячества Узбекистана в Улан-Удэ стали зрителями театр кукол «Ульгэр»: Россия и Культура




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)

В Москве пройдет Братский кубок с "Динамо", ЦСКА и сербскими "Партизаном" и ОФК

Пензенские регбистки выиграли первенство России


Карен Хачанов

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России