Владимир Путин Гранковскийлар гаиләсен «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде
Татарстанда яшәүче Светлана һәм Андрей Гранковскийлар гаиләсе «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. Документны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Ул хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Татарстанлылар «гаилә институтын ныгытудагы һәм балалар тәрбияләүдәге казанышлары» өчен бүләкләнде.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Җәббаров һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнә, диелгән документта.
Моннан тыш, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды, ә «Татнефть»нең ике вәкиле - «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе операторы Рафил Әхмәдуллин һәм «Азнакайнефть» нефть-газ чыгару идарәсе операторы Фәнис Латыйпов Россия нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәрләре исеменә лаек булды.
- Искәртик, Президент карары белән Россиядә 2024 ел – Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә документта.