«Интертат» сайты «Дзен» каналына кушылырга чакыра
Татар телендә иң популяр «Интертат» сайты укучыларны «Дзен» каналына язылырга чакыра. Анда редакция язмыш, шоу-бизнес, аш-су, файдалы киңәш, мәдәният һ.б. темаларга багышланган иң кызыклы материалларны куя.
2023 елның октябрендә «Интертат» сайты «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына кертелде. Ел дәвамында интернет-басманы 1350000 уникаль укучы укый.
Басманың тематикасы төрле тармакларны колачлый. Анда Татарстан Республикасының сәяси, икътисади һәм социаль тормышы яктыртыла, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар турында хәбәрләр чыга.
«Интертат» - беренче татар телле электрон газетасы. Сайт 2001 елда азагында теркәлде, 2002 ел башында эшли башлады. Аны «Татмедиа» АҖ гамәлгә куйды.