Татарстанда бер атнада грипп белән авыручылар саны ике тапкырга арткан
Татарстанда грипп йоктыручылар артканнан арта. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган атнада грипп йоктыруның 81 очрагы теркәлгән. Һәм грипп йоктыручылар арта - бу сезонда гадәти хәл», - диде санитар табиб.
Чагыштыру өчен, узган атнада грипп йоктыруның 38 очрагы билгеле булган.
Эпидемия сезоны башланганнан алып Татарстанда яшәүчеләр арасында 160 кеше грипп йоктырган.
Сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) структурасында грипп 24 процентны били.
«Узган елның шул ук чорында бездә нибары 7 грипп очрагы теркәлгән иде. Бу чорда грипп өлеше нибары 1 процент тәшкил иткән. Быел грипп иртәрәк килде», - диде Любовь Авдонина.